2019-2024 елларга «Өлкән буын» Федераль милли проекты «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора. 2019 елның 2 сентябреннән башлап Татарстанда, шул исәптән Әлмәт муниципаль районында да, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина үзәкләренә тикшерү өчен китерү проектын гамәлгә ашыра башладылар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус автомобиле белән Әлмәт ҮРХ сырхауханәсенә Чупай, Кичүчат, Илтән-Бота, Мәмәт авылларыннан 32 кеше китерелгән инде.