Саба районында 65 яшьтән узган гражданнарны диспансерлаштыру уза

2019 елның 6 сентябре, җомга

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Саба районында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру уза. Авылда яшәүче өлкәннәрне хастаханәгә социаль яклау учреждениесе машинасында үзәкләштереп китерәләр. Саба ҮРХнә килеп җиткәндә аларны медицина хезмәткәрләре каршы алалар һәм флюорография, ЭКГ, акушерка һәм участок терапевты карап тикшерүен үткәрәләр. Диспансеризациягә килгәнче үк авыл фельдшерлары анкеталаштыру үткәрәләр, күз басымын, антропометрияне үлчиләр, кан анализын алалар һәм онкоскринингка тикшерү алалар (яшерен канга тизәк). Диспансеризациягә чыгу график буенча үткәрелә, ФАПлар фельдшерлары һәр пациентка тикшерү турында алдан хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International