Татарстанда акча файдасына льготалы дарулардан баш тартучылар саны 2% ка кимеде

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның беренче яртысы эчендә элек соцпакеттан баш тарткан льготалардан файдаланучыларның 2%ы льготалы препаратлар алу системасына кире кайтты. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләде.

Әлеге программа буенча дару препаратларын җибәрүне гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган даруханә учреждениеләре саны 159 тәшкил итә.

2019 елның 1 августына федераль регистрның региональ сегментында – 334 392 кеше, натураль рәвештә, ягъни дарулар рәвешендә, социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы – 120 281 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International