Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә гриппка каршы прививка ясата башладылар

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүгенге көннән башлап Түбән Камада өлкән яшьтәге халык өчен гриппка каршы вакцина компаниясе старт алды. Иртәдән үк 2нче номерлы сырхауханәдә процедура кабинеты янында гриппка каршы прививка ясарга теләүчеләрнең чираты тезелде. "ТКҮРКПХ" ДАССУдә узган матбугат конференциясендә дә, профилактиканың иң яхшы чарасы буларак, вакцинация турында сөйләделәр. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Нестерова һәм «ТКҮРКПХ» ДАССУнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International