Казанда инсультны дәвалау һәм профилактикалау проблемаларына багышланган хәйрия концерты узачак

2019 елның 6 сентябре, җомга

14 сентябрьдә 18: 00 сәгатьтә инсультны дәвалау һәм профилактикалау проблемаларына багышланган хәйрия концерты узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Зәңгәр Тасма» дигән инсульт кичергән кешеләргә ярдәм итү хәрәкәте оештырачак.

Билет бәясе – 200 сум. Барлык җыелган акчалар да хәйрия максатына тотылачак. Билетларны хәзер үк 8 987 423 91 22 номеры буенча сатып алырга мөмкин.

Безнең һәрберебез дә Россиядә инсультка каршы көрәшкә үз өлешен кертү мөмкинлегенә ия!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International