11 сентябрьдә Казанда «Донор балигълыгы» хәйрия акциясе узачак. Анда катнашучылар кан бирә һәм киләчәктә сөяк миенең доноры булу өчен тукымалар ярашучанлыгын тикшерә алачаклар.
Акциядә кан бирүгә каршы күрсәтмәләре булмаган, авырлыгы 50кг ким булмаган, 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.
Хәйрия чарасы 11 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) узачак. Акциядә катнашу өчен хәйрия проектының рәсми социаль челтәрләрендә теркәлергә мөмкин.
Акция сентябрьнең өченче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә туры китерелгән.
KZN.RU материаллары буенча.