«Донор балигълыгы»: казанлыларны кан бирергә чакыралар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән башлап 12:00 сәгатькә кадәр кадәр Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә «Донор балигълыгы» хәйрия акциясе узачак.  Кан бирүдә каршы күрсәтмәләре булмаган, авырлыгы 50кг ким булмаган, 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге гражданнар катнаша алалар. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.

Акция һөнәри бәйрәмгә – сентябрьнең  3нче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә туры китерелгән. Акция кысаларында теләгән һәр кеше сөяк мие донорлары регистрына керү өчен тукымалар ярашлыгын тикшерүгә кан бирә ала.

Акциядә катнашучыларның барысын да оештыручылардан күңелле бүләкләр көтә.

Чарага Instagramда https://unity.donorsearch.org/kazan-18year һәм Вконтакте хәйрия проектының рәсми социаль челтәрләрендә теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International