Чистай ҮРХ хезмәткәрләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясендә катнаштылар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында «Чистай ҮРХ» ДАССУдә берничә чара узды. Бу республика акциясе Татарстан халкы өчен традицион һәм яраткан акциягә әверелде инде. Акция гражданлык позициясен, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне формалаштыруга, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак, ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга этәрүгә, халыкның гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. 2019 елның 5 сентябрендә «Игелекле башлангыч эшләр көне»ндә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсе җирлегендә 7 күп балалы гаиләгә азык-төлек, кием-салым, памперслар рәвешендә ярдәм күрсәтелде. Шул ук көнне ТР атказанган табибы, педиатр Мәүлидә Мифтахова кечкенә пациентларны өйләренә барып карау өчен Чистай муниципаль районына килде.  6 сентябрьдә участок шәфкать туташлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланың өйләренә килеп киттеләр.

Акция 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International