Татарстанның Актаныш районында яңа ФАП ачылды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

  2019 елның 7 сентябрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Фелус кызы Галимҗанова, «Актаныш ҮРХ» ДАССУнең медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рөстәм Азат улы Мугтазиров, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмән Мөхәммәтулла улы Хурмаев Кәзкәй авылында төзелеш тәмамланганнан соң яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын карап чыктылар.

        Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы – балалар. Диспансер исәбендә 24 кеше тора, шуларның берсе – бала.

      Фельдшер Сәрварова Рафис Батыршәех кызы – югары категориягә ия, эш стажы 35 ел, 0,75 ставкага эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International