Казан табибларының мобиль бригадалары метро станцияләре янында вакцинацияне башлаячаклар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында шәһәр табиблары халыкка гриппка каршы прививка ясый башлаячаклар. Әлеге чара казанлылар уңайлылыгы өчен оештырылган.

Мобиль прививка бригадаларының эше, 2019 елның 10 сентябреннән башлап 10 октябренә кадәр көн саен 9 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр башкарылачак. Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләреннән чыгу урыннарында башкарылачак.

Мобиль пунктларда прививканы 18 яшьтән өлкәнрәк безнең шәһәр яшәүчеләре ясата алалар. Хәзер вакцинация үткәрү өчен иң уңайлы вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International