7 сентябрьдә Сочида халыкара катнашу белән VI бөтенроссия конференциясе үз эшен башлап җибәрде, анда Россия, Нидерланд, Франция, Швейцария, Литва һәм башка илләрдән педиатрия, неонатология, яшүсмерләр медицинасы һәм репродуктив сәламәтлек өлкәсендә танылган фикерләр лидерлары катнаша.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсен медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Лилия Басанова, баш табиб урынбасары, республиканың баш педиатры Светлана Сенек, оештыру эшләре буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева һәм республиканың баш балалар кардиохирургы, йөрәк-кан тамырлары хирургы Леонид Миролюбов тәкъдим итәләр.