Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7256 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7256 тапкыр кешеләрне коткарырга, шул санда җәмәгать урыннарына –1368 чакыру.  Бәхетсезлек очракларына табиблар 946 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 45 тапкыр. Бу ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 60 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5588 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 43, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 159.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 35кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 3кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 14кә, инсультлар буенча – 18гә, бала табу буенча – 8гә кимеде. ЮТҺ буенча мөрәҗәгатьләр саны  5кә артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 1гә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International