Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсендә хезмәткәрләрне гриппка каршы вакцинацияләү башланды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Табиблар төрле вируслар белән зарарлану куркынычы зур булган төркемгә керә, шуңа күрә аларга гриппка каршы вакцинация ясау аеруча мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр коллектив әгъзаларының 40%тан артыгы прививка ясаткан булса, прививка ясатмаган хезмәткәрләр арасында авыручылар саны 10%тан артмаячак. Түбән Кама БШХдә грипптан даими рәвештә прививка ясатучы хезмәткәрләрнең проценты һәрвакыт шактый югары. Быел табиблар шулай ук вакцина ясарга чакыруга актив ризалаштылар. Балалар хастаханәсе хезмәткәрләренең күп өлеше прививка ясаттылар. Бүген моны эшләп өлгермәгәннәрнең иртәгә иртән прививка кабинетына килү мөмкинлеге бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International