Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Балалар Республика клиник хастаханәсенә Латвия Республикасыннан делегация килеп китте.
Клиниканың администрациясе кунакларны учреждениенең эш принциплары һәм структур бүлекчәләре: реанимацион консультатив үзәк, ангиография, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операцион блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге, реабилитацион блок белән таныштырды.
Шулай ук кунаклар «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез кунакханәсенә һәм БРКХ территориясендә урнашкан КДМУ госпиталь педиатриясе кафедрасына килеп киттеләр.
Кунаклар клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләделәр.