Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале «Көзге игелек атнасы» акциясендә катнашты

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитале #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН иреклеләр акциясенә кушылды. Саф һавада Тукай яр буенда клиника коллективы сәламәтләндерү зарядкасы үткәрде. Акция сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән.

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе 5 сентябрьдә башланды һәм ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халыкның төрле катламнарына: балаларга, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар бөтен республика буенча үткәрелде. Шулай ук волонтерлар һәм энтузиастлар шимбә өмәләре үткәрделәр, актив тормыш рәвешенә чакыручы акцияләр оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International