Казанда оператив проктологиядә трендлар һәм традицияләр турында фикер алышалар

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә «Оператив проктологиядә трендлар һәм традицияләр» дигән II Халыкара мәктәп уза. Пленар утырышта конференциянең кунаклары алдында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгыш ясады.

Россия хирург-колопроктологлары биоматериалда практик күнекмәләр эшләү, шулай ук кадавер материалда (кеше моделе) диссекция ясау мөмкинлеге булган эксперт комментарийлары белән мастер-классларда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International