РКДҮ тромбоцитларны криоконсервацияләүне башкара башлый

2019 елның 13 сентябре, җомга

Әлегә кадәр тромбоцитларны криоконсервацияләү белән Татарстанның бер клиникасы да шөгыльләнмәде. РКДҮ тромбоцитлар туңдыра башлаучы беренче Казан медицина учреждениесе булачак. Үзәктә моның өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, ә иң мөһиме – туңдыру алымына өйрәтелгән кешеләр бар. Люция Фәтхуллина, РКДҮнең кан хәзерләү бүлеге мөдире, регионда беренче булып бу методикага укыды.

Ысул бик перспективалы. Туңдырмыйча гына тромбоцитлар озак сакланмый: күп дигәндә 5-7 көн. Шуннан соң аларны утильләштерергә туры килә. Склифосовский институты тромбоцитларны озаграк сакларга мөмкинлек бирүче ысулны эшли башлады.  Галимнәр тромбоцитларның сыйфатлары ел буена сакланып калуга ирешә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International