Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә юбилей көннәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләрне һәм ветераннарны котладылар. Тантана профсоюз комитеты булышлыгында узды.
Дустанә шартларда юбилярлар хөрмәтенә учреждение җитәкчелеге исеменнән изге теләкләр яңгырады. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилее белән бәйле оешманың 20 хезмәткәре ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең Хөрмәт грамоталары, Яр Чаллы шәһәре мэры һәм Башкарма комитетының рәхмәте белән билгеләнделәр.