Түбән Камада интернетта куркынычсызлык турында сөйләделәр

2019 елның 13 сентябре, җомга

Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУдә мәктәп укучыларының һәм яшүсмерләрнең әтиләре белән очрашу узды. Сүз тормышыбызның бөтен почмакларына үтеп кергән бөтендөнья интернет челтәре турында барды. Интернетның кирәклеген инкарь итү мөмкин түгел. Бу иң зур мәгълүмат, күңел ачу, аралашу чыганагы. Әмма еш кына ул куркыныч тудыра. Шуңа күрә ата-аналар контроленнән башка һәм бөтендөнья челтәрендә булу вакытын катгый лимитлаудан башка торып булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International