Түбән Кама ТКДда яңа рентгенодиагностик комплекс барлыкка килде

2019 елның 13 сентябре, җомга

Түбән Кама Туберкулезга каршы диспансерында яңа рентгенодиагностик комплекс барлыкка килде.

Аппаратны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медицина эшләнмәләре һәм техника белән тәэмин итүгә дәүләт контракты кысаларында 8,1 млн сумга сатып алынган. Яңа комплекс диагностика процедурасын берничә тапкыр тизләтәчәк һәм аның сыйфатын яхшыртачак, шуңа бәйле рәвештә тикшерелгән пациентларның саны артачак. Шулай ук яңа аппарат ярдәмендә медицина персоналының оперативлыгы да артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International