Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7507 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1506 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 1064 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 57 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 57 кеше зыян күрде, 39 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 74 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5720 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 50, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 154.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 251гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 9га, янгыннар буенча – 9га, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, бала табу буенча –14кә артты. Инсультлар буенча мөрәҗәгатьләр саны 5кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 138гә артты.