Метро станцияләре янында вакциналауның мобиль пунктлары үз эшләрен төгәлли

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә, 17 сентябрьдә, һава торышы начарлану сәбәпле, метро станцияләреннән чыгу урыннарында урнашкан гриппка каршы вакциналау мобиль пунктлары үз эшләрен төгәлли. Шәһәр халкы мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелү урыны буенча сырхауханәләрдә гриппка каршы алдан язылмыйча гына медицина оешмаларының эш сәгатьләрендә прививка ясый алалар.

Мобиль пунктларның эшләү дәверендә Казанда 6500дән артык кешегә гриппка каршы прививка ясалды.

Гадәттәгечә, «Җиңү Проспекты» метро станциясендә вакциналау пункты аеруча популяр булды, анда 1500 дән артык кешегә прививка ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International