Алабуга ҮРХнең сырхауханәсендә артериаль гипертония белән пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбе булды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

«АҮРХ» ДАССУ сырхауханәсендә Артериаль гипертония белән авыручыларга сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәрес булды. Табиб-терапевт Миникаева Зөлфия Әюп кызы тыңлаучыларга риск факторлары (югары кан басымы, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, тәмәке тарту, яшелчә һәм җиләк-җимешне тиешенчә кулланмау, күтәренке авырлык,симерү һәм физик инертлык) турында сөйләде. Сәламәтлек мәктәбе тыңлаучылары белгеч консультациясен һәм сәламәтлекне сакларга һәм авырулар һәм өзлегүләр үсешен кисәтергә ярдәм итәчәк яңа белемнәр алдылар. Барлык катнашучыларга гипертония авыруын профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, туклану, алкогольнең зыяны турында һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау турында белешмәлекләр таратылды.

Киләсе Сәламәтлек мәктәбе артериаль гипертония вакытында физик активлыкка һәм кеше сәламәтлегенә стрессның йогынтысы турында багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International