ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы вакциналауны уздылар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы вакциналауны уздылар. Процедура алдыннан аларга кан басымын һәм тән температурасын үлчәделәр. Прививканы «Совигрипп» вакцинасы белән үткәрделәр.

Гриппка каршы вакцина ясау – эпидемия сезоны алдыннан халыкны вирустан саклау буенча мөһим чара. Шәһәр халкы мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелү урыны буенча сырхауханәләрдә гриппка каршы алдан язылмыйча гына медицина оешмаларының эш сәгатьләрендә прививка ясый алалар. Дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International