Түбән Камада сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз отчёт-сайлау конференциясе булды. Чарада профсоюз әгъзалары арасыннан сайланган делегатлар катнаштылар.
Делегатлар буларак залда шәһәрнең бөтен Сәламәтлек саклау учреждениеләренең, шул санда Кама Аланының, баш табиблары да булдылар. Президиумда РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова катнашты. Шулай ук Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм РФ, ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Түбән Кама район оешмасы рәисе Гөлназ Клименко катнаштылар. Үз чыгышында Гөлназ Габдрәшитовна профсоюз комитетының биш еллык эшенә йомгак ясады. Ул казанышлар һәм тормышка ашырылган планнар турында сөйләде.