Түбән Камада гриппка каршы прививка кампаниясе тулы барышы белән бара.
Түбән Камада гриппка каршы прививка кампаниясе тулы барышы белән бара. «ТКҮРКПХ» ДАССУнең эпидемиология бүлегенең мәгълүматларына караганда, шәһәрдә һәм районда бүгенге көндә 34134 кешегә (балалар һәм өлкәннәр) прививка ясалган инде.
Бүген шәһәрдә медикларның күчмә бригадалары эшли. Традиция буенча, алар эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Бу өлкән халыкка уңайлы булсын өчен эшләнде. Мобиль пунктларда бушлай прививка ясату өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы кирәк.
Мобиль пунктларның эш графигы:
19–20 сентябрь:
* Милли мәдәният үзәге 9.00 башлап 14.00 кадәр
• Үзәк базар 9.00 башлап 14.00 кадәр
• «Сити Молл» СҮ 14.00 башлап 18.00 кадәр
• «Якорь» СҮ 14.00 башлап 18.00 кадәр
• «Олимп» СҮ 10.00 башлап 17.00 кадәр
• «Лента» СҮ 10.00 башлап 17.00 кадәр
• «БАРС – 2» СҮ 10.00 башлап 17.00 кадәр
• «Эссен» сәүдә үзәге (Гагарин ур.) 10.00 башлап 17.00 кадәр
• «Эссен» СҮ (Төзүчеләр пр.) 10.00 башлап 17.00 кадәр
• «Шатлык» СҮ 10.00 башлап 17.00 кадәр