Органнар һәм тукымаларны трансплантацияләү хезмәтенең эше турында РКХдә сөйләделәр

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең органнарын һәм тукымаларын трансплантацияләү хезмәтенең эше турында клиникага пресс-тур барышында Татарстан журналистларына сөйләделәр. Кунаклар өчен экскурсияне РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев уздырды.

Хезмәтнең эше белән баш табибның беренче урынбасары М.М. Миңнуллин һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш анестезиолог-реаниматологы, профессор А. Ж. Баялиева, акад. В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология фәнни-тикшеренү институты һәм Н.В.Склифосовский исемендәге Ашыгыч ярдәмнең фәнни-тикшеренү институты кураторлыгы астында идарә итәләр. Әйдәп баручы остаз – Н.В.Склифосовский исемендәге ФТИның бавырны трансплантацияләү юнәлеше җитәкчесе – м. ф. д. Нәүрүзбәков М. С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International