Түбән Кама хастаханәсендә күнекмә эвакуациясе узды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Җыелма эвакуация пунктының (ҖЭП) гамәли җәелеше буенча күнекмә Түбән Кама ҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә узды.

Укуларда Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 42 хезмәткәре катнашты. Эвакуацияләнүчеләр арасында ТКҮРКПХ хезмәткәрләре һәм пациентлар гына түгел, аларның гаилә әгъзалары да, шулай ук №8 җыелма эвакуация пунктына беркетелгән оешмаларның һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләре дә бар иде. Түбән Кама муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе вәкиле Илгиз Ситдыйков ҖЭП эшенә уңай бәя бирде, сорауларга җавап бирде һәм яхшы башкарылган эш өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International