Коллектив алдында килешүне госпитальнең профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Гатина укыды. Җыелышта госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетова, баш табиб урынбасарлары, табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, административ-хуҗалык хезмәткәрләре катнаштылар.
Килешү сәламәтлек саклауны оештыруның тотрыклы эшенә ярдәм итүче кабул ителгән йөкләмәләр өчен социаль партнерлык һәм якларның үзара җаваплылыгы принципларын гамәлгә ашыру максаты белән кабул ителә. Килешү коллектив тарафыннан бертавыштан кабул ителде.