Росгвардия хезмәткәрләре Алексеевск районында кан тапшыру акциясенә кушылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлегенең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре медикларга ярдәм итәргә чакыруга битараф калмадылар һәм кан тапшыру буенча игелекле акциядә катнаштылар.

18 сентябрьдә Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясендә «Донор көне» акциясе узды. Аны республика кан җибәрү станциясе белгечләре оештырдылар, алар район үзәгенең үзәк хастаханәсе янында заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган кан хәзерләү мобиль комплексын җәелдерделәр.

Хәйрия чарасы республиканың авыручы пациентларына медицина ярдәмен тәэмин итү буенча һәм ашыгыч, бәхетсезлек очракларында куллану өчен кан һәм аның компонентлары запасларын булдыру максатларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International