Казанда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Сәламәтлек турында кайгырту белән» һөнәри осталык региональ конкурсының беренче этабы узды.
Конкурс студентларның фельдшер һөнәренә һәм аның социаль әһәмиятенә карата кызыксынуларын арттыру максатында үткәрелде.
Конкурс биремнәре барлык этапларда да катнашучыларның теоретик һәм практик әзерлеген ачыклауга, гомуми һәм һөнәри компетенцияләрне үзләштерү дәрәҗәсен һәм аларны практикада куллана белүгә, катнашучыларны медицина этикасын камилләштерүгә этәрүгә, сакчыл җитештерү принципларында хезмәт культурасының югары дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән иде.