БРКХдә психологик форум уза

2019 елның 20 сентябре, җомга

20-22 сентябрьдә БРКХдә: «Психосоматик бозылулар психотерапиясе:арт-терапия" тема буенча психологик форум узачак».

Дәресләрне Есаулов Владимир Игоревич, табиб-психотерапевт, клиник психолог, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли-тикшеренү медицина университетының (Пирогов исемендәге РВТМУ ДБББУ ЮҺББ)   һәм Психотерапия һәм клиник психогигиена институтының психотерапия кафедрасы укытучысы үткәрә.

Семинарда Татарстан Республикасы һәм Россия әйдәүче медицина оешмаларының клиник психологлары катнашалар. Чыгышта белгечләр балалар һәм өлкәннәрнең төрле психосоматик авырулары белән эшләү техникасын алачаклар, пациентларны дәвалауга мотивацияләргә өйрәнәчәкләр.

Төс белән эшләү , төсле әкиятләр һәм ресурслы чәчәкләрдән тарихлар булдыру кебек психологик инструментлар биреләчәк.

Есаулов В.И..Казанга инде өченче тапкыр килә, эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International