БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

2019 елның 21 сентябре, шимбә

БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Татарстан Республикасы медицина оешмаларында неонаталь ярдәм сыйфатын яхшырту, табибларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм балалар үлеме сананың күрсәткечләрен киметү максатларында БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Конференциядә табиблар неонатологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар, балалар кардиологлары катнашалар.

Бу конференция Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез медицина белеме бирү буенча координация советы тарафыннан аккредитацияләнде, катнашучыларга неонатология, анестезиология һәм реаниматология, педиатрия белгечлекләре буенча 6 зачет кредитлары (сәгатьләре) булган таныклыклар биреләчәк.

Конференция чикләрендә «Яңа туган балаларны беренчел реанимацияләү» тренинглары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International