2019 елның 20 сентябрендә «АМЯХ» ТР ДАССУнең мобиль сырхауханәсе «Сәламәтлек саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш муниципаль районының Пучы саласында халыкка күчмә карап тикшерү уздыра башлады.Тар профильле белгечләр: табиблар-кардиологлар, невролог, кан тамырлары хирургы һәм уролог 132 кешегә карап тикшерү һәм консультация үткәрделәр. 23–24 сентябрьдә мобиль комплекс Пучы саласында эшен дәвам итәчәк, якын-тирә авыллардагы пациентларга график нигезендә консультацияләр биреләчәк. 25 сентябрьдән башлап 3 октябрьгә кадәр мобиль комплекс Актаныш муниципаль районының Актаныш саласында үз эшен җәелдерәчәк.