Яр Чаллының Сугышлар ветераннары өчен госпитале «Яшел Россия» акциясендә катнашты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталь коллективы Бөтенроссия социаль әһәмиятле акциясендә –  «Яшел Россия» дигән шимбә өмәсендә катнашты.

Хезмәткәрләр бергәләшеп коелган яфракларны һәм госпиталь янындагы территорияне җыештырдылар, зур ишегалдын чистарттылар, анда пациентлар яхшы һава торышында вакытларын үткәрергә яраталар.

Әлеге акция илнең барлык субъектларында 6–29 сентябрь көннәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International