Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7624 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1233 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 914 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 55 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде, 2 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 7 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 76 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5947 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 59, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 117гә артты (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары – 9га, инсультлар – 37гә, бала табу буенча – 2гә артты. Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны 15кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 273кә кимеде.