«Демография» милли проекты чикләрендә Чистай районында пенсионерларны медицина үзәкләренә илтү проекты гамәлгә ашырыла

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

«Демография» милли проекты чикләрендә агымдагы елның сентябреннән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тикшерүләр үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны медицина үзәкләренә илтү проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.

«Балкыш» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең автопаркы махсуслаштырылган автомобиль белән тулыланды. Ул республикага федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага сатып алынган. Безнең районда «Өлкән буын» проектын тормышка ашыруның барышы турында Чистай ҮРХ баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин һәм «Балкыш» үзәге директоры Эльвира Гайсина сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International