2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасында Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан «Тормыш пульсы. Балалар» программасы башланды. Әлеге проект чикләрендә 9–12 яшьлек 1000гә якын мәктәп укучысы квест форматында сәламәтлек дәресләрендә катнаша ала. Шулай ук балалар сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм кеше организмында йөрәкнең роле турында мәгълүмати материаллар белән таныша алачаклар. Программаны инициаторы РФ ССМ Профилактик медицинаның ФМТҮ, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте булды. Программага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы актив булышлык күрсәтә. Тематик квестлар Казанның ике мәктәбендә үтте инде. Аларда 9–12 яшьлек 150дән артык бала катнашты. Чиратта шундый ук акцияләр түбәндәге шәһәрләрдә, аерым алганда, 28 сентябрьдә «Идел»яшьләр үзәге базасында узачак Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы утырышы чикләрендә узачак.