Россия халкының якынча 20% йөрәк-кан тамырларының авырулары үсешенең риск төркемендә тора. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.