ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Сәламәтлек – 2019» дигән Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасының җиңүчеләрен бүләкләде. Бүген Казан шәһ. Үзәк стадионында ярышларның финал этабы узды.
14 команда спортның алты төрендә ярышты. Шәһәр зачетында 1 урынны БРКХ командасы алды, 2 урында – РКХ командасы, 3 урында – Яр Чаллы җыелма командасы. Салалар зачетында Мамадыш районының медицина хезмәткәрләре җиңде, 2 урынны – Буа командасы, 3 урынны Кукмара командасы алды. Призерларга акчалата сертификатлар тапшырылды, җиңүчеләр командаларына Лада Гранта автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды.