Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче номерлы сырхауханәсендә онкологик терелүче пациентлар өчен мәгълүмат семинары булды.
Семинар «Без бергә» коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма тарафыннан оештырылды. Онкологик терелүчеләр белән очрашу медик-социаль экспертиза мәсьәләләренә багышланган иде. Семинарның темасын «Пациентлар һәм аларның туганнары өчен хокукый нигезләр» дип билгеләделәр. Очрашу Бөтенроссия пациентлар берлеге ярдәмендә узды.
«Без бергә» иҗтимагый оешмасы 200 дән артык яман шеш авыруыннан җәфа чигүче Түбән Камада яшәүчене берләштерә. Әгәр сез авырлыклар белән очрашкансыз икән, Сезгә ярдәм кирәк, булышлык яки зирәк киңәш кирәк, оешмада эшләүчеләр мөрәҗәгать иткәннәргә һәрвакыт ярдәм итәргә шат.
Шулай ук биредә һәр хәйрия ярдәменә дә шат булачаклар. Теләсә нинди сораулар буенча оешма җитәкчесе Елена Мусаевага тел.8-917-260-55-83 буенча мөрәҗәгать итәргә була.