29 сентябрьдә Казанда «10 000 адым» акциясе узачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Казанда «10 000 адым» акциясе узачак. Акция Татарстан Республикасы халкының игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар табиб-кардиологлар тәкъдим иткән өлкәннәр өчен көндәлек физик йөкләнешнең күләме булган 10 000 адым узачаклар.

Акция кунаклары артериаль кан басымын үлчи һәм белгечләр белән киңәшләшә алачаклар, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча брошюралар алачаклар.

«10 000 адым» акциясе 29 сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Кремль яр буенда башланачак. Чарада катнашу өчен уңайлы аяк киеме, һава торышы буенча кием-салым һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге белән килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International