Яр Чаллы шәһ. шәһәр сырхауханәләренең Сәламәтлек үзәкләре җирлегендә йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең куркыныч факторларын ачыклау буенча халык өчен акция узды. Үзәкләргә мөрәҗәгать иткән пациентлар шикәргә һәм холестеринга кан бирделәр, ЭКГ ясаттылар, шулай ук артериаль һәм күз эчендәге кан басымының дәрәҗәсен үлчәделәр. Профилактик акция барышында 200дән артык кеше карап тикшерелде, аларның һәркайсысы йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча тәкъдимнәр алды.