Әлмәттә «Сәламәтлек өлешләре» марафоны уза

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «Сәламәтлек өлешләре» марафонын үткәрә. Чара 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләргә юнәлтелгән. Белгечләр сентябрь аеннан башлап ноябрьгә кадәр эчкечелекнең, наркоманиянең, тәмәке тартуның зыяны һәм аларның яшүсмерләр организмына зарарлы йогынтысы турында лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырачаклар. «Буровик» яшүсмерләр Клубында «Сәламәт булу модада» темасына беренче лекция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International