БРКХ балалар урологы, м.ф.к. Айдар Закиров Швейцариядә Балалар хирурглары җәмгыятенең 50 еллыгы уңаеннан оештырылган дәрәҗәле конференциядә «Гидронефрозлар вакытында лапароскопик пиелопластика нәтиҗәләре турында» доклады белән чыгыш ясады. Татарстан белгечен конференциягә әйдәүче балалар хирургларының берсе, профессор Майер чакырды. Доклад республика клиникасының фәнни хезмәткәре Наил Әкрәмов белән хәзерләнде һәм тәкъдим ителде. Бу мультицентрлы эштә Россиянең һәм Беларусь Республикасының биш клиникасы нәтиҗәләре бәяләнде. Конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасында балалар хирургик ярдәменең дәрәҗәсе белән таң калдылар, ә доклад президиум әгъзаларының югары бәясен алды.