Алабугада грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча лекцияләр уза

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Алабуга ҮРХнең табиблары һәм фельдшерлары мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында актив чыгыш ясыйлар. Гриппның билгеләре, өзлегүләре һәм кисәтү чаралары турында, вируска каршы вакцинацияләүнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында сөйлиләр. Лекция барышында ата-аналарның вакциналаштыру буенча сорауларына җаваплар бирәләр. Ата-аналар вирус авыруларының нәрсә белән куркыныч булуын, грипптан ничек сакланырга һәм тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләләр. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International