30 сентябрьдә Казанда РКДҮ җирлегендә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе узачак. «Россиядә гибрид хирургиянең торышы» дигән доклад белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиологиянең милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, РФА академигы, профессор Ренат Сөләйман улы Акчурин чыгыш ясаячак.
Булачак мәктәп йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә дәвалауның эндоваскуляр, ачык һәм гибрид технологияләренә багышланган.
Катнашучыларны теркәү 9 сәг. 30 мин.