Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ТАССРның алдагы 100 еллык юбилее безне республиканың барлыкка килү чыганакларына, аның каһарман юлына һәм безнең хәзерге дәүләтчелегебезгә мөрәҗәгать итә. «Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы Указы өчен рәхмәтле. Якын арада юбилей чаралары программасы башлана, ул халыкара, федераль социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнарны, тарихи һәм рухи мирасны саклау чараларын үз эченә ала. Бу эшкә безнең муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Татарстанның иҗади көчләре җәлеп ителәчәк» - дип билгеләде Президент.
«Татарстанның үткәне данлы, горурланырлыгы бар. Һәм омтылырга кирәклеге дә бар. Тукай безне өндәгән авырлыктан курыкмаска, алга кыю барырга кирәк, дип чакырды. Ышанам, без барысын да булдырачакбыз, һәм без бергәләп башкырачакбыз», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.