Чистай ҮРХдә йөрәк сәламәтлеге турында сөйләделәр

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан, 24 сентябрьдән башлап 26 сентябрьгә кадәр  «Чистай РҮХ» ДАССУнең медицина бүлекчәләрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында халыкка мәгълүмат бирү буенча чаралар узды.

Шулай, 24 сентябрьдә Чистай ҮРХ стационары территориясендә медицина персоналы саф һавада кардиотренировка рәвешендә флешмоб оештырды.

25 сентябрьдә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационарында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау, үз-үзеңне тикшерү һәм мөмкин булган өзлегүләрнең диагностикасы буенча түгәрәк өстәл булды, анда кардиологлар һәм пациентлар катнашты.

Икенче көнне, 26 сентябрьдә, сәламәтлек үзәгендә «Ачык ишекләр көне» булды: пациентлар шикәр, холестерин кан анализларын бирә, ЭКГ ясый, артериаль кан басымын үлчи, тышкы сулыш функциясен, күзнең үткенлеген һәм күз эчендәге кан басымын тикшерә алдылар. Шулай ук тән массасының индексын исәпләп, йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш риск факторларын белергә мөмкин иде. Барлык теләүчеләр табиб-терапевт консультациясен ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International