Түбән Камада ТР вакцинологлары клубы күчмә утырыш үткәрде

2019 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы вакцинологлары клубы Татарстан районнарында күчмә лекцияләр циклын башлады. Беренче дәрес Түбән Камада перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә узды.

Белгечләр йогышлы авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алар исәбенә менингок инфекциясе дә керә. Аның белән бәйле мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында КДМА эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

Коклюшны вакцинопрофилактикалауның заманча алымнары турында КДМА педиатрия кафедрасы доценты Луиза Сафина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International